Яр Чаллыда урнашкан "Ышаныч" үзәге карамагындагы өлкәннәрне Яңа ел тамашасына дәшкәннәр

2012 елның 25 декабре, сишәмбе
Бүген Яр Чаллыда урнашкан "Ышаныч" үзәгенең актлар залында Яңа ел тамашасы үткәрделәр. Аның төп тамашачылары  үзәк карамагында торучы өлкәннәр - "Ай былбылым" клубы әгъзалары булды. Алар өчен бәйрәм өстәлләре әзерләнгән, чыршы бизәлгән иде.  Яшәреп киткән, күзләрендә очкын янып торучы әби-бабайлар чәй янында рәхәтләнеп сөйләште, күңел ачтылар. Дуслары, Кыш бабай һәм Кар кызы  белән бергә балачакларын искә төшерделәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International