Тәтеш мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Бал-маскарад узачак

2012 елның 25 декабре, сишәмбе

Бүген Тәтеш мәдәният йортында Бал-маскарад үткәрелә. Бу көнне "Кояш нуры" клубы әгъзалары,  мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре Яңа ел костюмнарын күрсәтә алачаклар. Чара районның инвалидлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелә.

Бәйрәм программасын "Тәтеш балкышы" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре әзерләгән.

Бәйрәмдә катнашкан һәркемгә Кыш бабай һәм Кар кызы  бүләкләр өләшәчәк. Ә иң яхшы Яңа ел костюмы иясенә исә истәлекле призлар бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International