Алабугада "Ышаныч" комплекслы үзәге белгечләре олылар һәм инвалидларны Яңа ел белән өйләренә барып котладылар

2012 елның 25 декабре, сишәмбе

Якынлашып килүче Яңа ел алдыннан Алабуганың Иске Күклүк авылында  "Ышаныч" комплекслы үзәге белгечләре күңелле анимацион чара үткәрделәр. Бу көнне алар өйләрендә хезмәт күрсәтелә торган олыларны, инвалидларны Яңа ел белән өйләренә килеп котладылар. Әлеге Яңа ел акциясе  "Өйдә - бәйрәм"  проекты кысаларында үткәрелгән.

Үзәк белгечләренең Кыш бабай һәм Кар кызы булып котлау җиткерүләре өлкәннәр күңеленә бик хуш килгән. Алар үзләре дә узган елларын искә төшереп, җырлар җырлап, чараны тагын да күңелле итә алганнар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International