Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына караганда, 15 нче декабрьдән 21 нә чаклы республикада 1 үлем, 6 авыр җәрәхәт һәм 1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Үлемгә китергән бик авыр бәхетсезлек очрагы “Буа шикәр заводы” ҖЧҖдә 18 нче декабрьдә була. Булган мәгълүматларга караганда, предзефекаторны төзекләндергән вакытта сатурацион газ белән 4 хезмәткәр агуланып үлә. Араларында иң яшенә бары тик 26 яшь була. Әлеге факт буенча тикшерү комитеты РФ ҖК 143 нче маддәсенең “Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән хезмәт саклау кагыйдәләрен бозу” дигән 2 нче бүлеге буенча җинаять эше ачты.
Шул ук көнне Казанда 2 һәм Яр Чаллыда 1 авыр җәрәхәт очраклары да теркәлгән.
Идел буе районында Татинвестстрой төзелеш компаниясе ҖЧҖдә бер вазыйфага да беркетелмәгән хезмәткәр 4 нче каттан лифт шахтасына егылып төшә. Башкалада «Нира-Экспорт» ҖЧҖнең “Мираж” кунакханәсендә дә бәхетсезлек очрагы булган. Урам аша чыкканда күмәртәләп сатып алу бүлеге хезмәткәрен машина бәрдерә.
Яр Чаллыда Камдорстрой ЯАҖ, Автобазада эшләүче кеше зыян күрә. Начар резинаны алыштырганда 58 яшьлек машина йөртүче кул бармакларын өшетә.
Әмма моның белән дә аянычлы хәлләр исемлеге төгәлләнми әле. 19 нчы декабрьдә тагын 1 кеше һәлак була. Бу юлы бәхетсезлек очрагы «Доминатус» ҖЧҖтә теркәлгән. Төзелеш мәйданын карап чыккан вакытта каравылчы биектән егылып төшә.
Шулай ук бер үк көнне Түбән Кама һәм Яр Чаллы предприятиеләренең 2 хезмәткәре зыян күрә. «Нижнекамскнефтехим» ААҖдә брикетлаучы прессны чистаркан вакытта 52 яшьлек аппаратчикның кул бармаклары өзелә. «Авто Транс Кама» ҖЧҖ дә машины йөртүче юл һәлакәтенә очрый һәм аягын нык җәрәхәтли.
Барлык очраклар буенча да тикшерү бара.