Министрлыкта узган Координация советының чираттагы утырышында ТР предприятиеләрендә хезмәт хакы бурычларын түләтү мәсьәләләрен тикшерделәр

2012 елның 24 декабре, дүшәмбе
Агымдагы декабрь аеның ахырында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында узган социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узган иде. Аның төп темасы:   оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре. Утырышта Казан, Зәй, Югары Ослан, шулай ук Теләче, Алексеевск районнарындагы бурычлы  оешмалар тикшерелде. 2 оешманың эше Федераль Салым хезмәтенә җибәрелеп, калганнары бурычларын 2012 нче елның 30 нчы декабренә кадәр каплап бетерү шарты белән, Координация советы һәм җирле комиссияләр контроле астында калдырылды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International