Биш көнлек эш атнасында 2012 нче елның 30 һәм 31 нче декабре, 1-8 гыйнвар көннәре ял көне булачак

2012 елның 24 декабре, дүшәмбе

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең 2012 нче елның декабре һәм 2013 нче елның гыйнварында ял итү хакында  күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

 РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә  түбәндәге көннәр эшләми торган ял көннәре булып санала:

1,2,3,4,5,6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел каникуллары;

7 нче гыйнвар - Раштуа бәйрәме.

2013 нче елда эшләми торган  бәйрәм көннәре - 5 һәм 6 нчы гыйнвар шимбә һәм ял көненә туры килә. Хезмәт Кодексының югарыда әйтеп кителгән маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көн ял көненә туры килгән очракта, ял көне эшсез бәйрәм көненнән соңгы көнгә күчерелә. Бу очракта  гыйнварның эшләми торган бәйрәм көннәренә  туры килүче ял көннәре күздә тотылмый.

Шулай ук  РФ Хөкүмәте ял көннәрне, шул исәптән гыйнвардагы эшләми торган ял көннәре белән туры килүче көннәр саныннан  ике  ял көнне дә киләсе елда булачак башка көннәргә күчерергә хокуклы.

Шулай итеп, хезмәткәрләр тарафыннан  ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатларыннан чыгып, РФ Хөкүмәтенең 2011 нче елның 20 нче июленнән булган 581 нче номерлы “2012 нче елда ял көннәрен күчерү турында”гы карарына һәм “2013 нче елда  ял көннәрен күчерү турында”гы  карарына  нигезләнеп, түбәндәге ял көннәре күчерелә:

2012 нче елның 29 нчы декабрь шимбәсеннән 2012 нче елның 31 нче декабренә;

2013 нче елның 5 нче гыйнварыннан 2013 нең 2 нче май пәнҗешәмбесенә;

2013 нче елның 6 нчы гыйнварыннан 2013 нең 3 нче маена.

Әмма шул ук вакытта 29 декабрьдә (шимбә) эш вакытын хисаплау тәртибенә нигезләнеп, эш вакыты бер сәгатькә кими.

30 һәм 31 нче декабрьләрдә, 1-8 гыйнвар көннәрендә ял итәчәкбез.

Кирәк булган очракта эш бирүчеләр Хезмәт Кодексының 113 һәм 153 нче маддәләре нигезендә хезмәткәрләрен эшкә куша алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International