Республикада инвалидлар яшәешен яхшыртуның яңадан-яңа юлларын табалар, «Уңайлы мохит» проекты белгечләр тарафыннан көннән-көн камилләштерелә. Нәтиҗәдә, Татарстан бу эшчәнлеге белән бөтен Россия инвалидларына ярдәм күрсәтә. Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин Казанда инвалидлар өчен булдырылган махсус инфраструктура белән танышканнан соң әнә шундый фикергә килгән.
Алабуга эш белән тәэмин итү үзәгендә видеоконференция режимында бизнес-план төзү турында мастер-классның турыдан-туры трансляциясе булып узды. Чарада Казан шәһәре «БИНК» социаль-эшлекле клубы Игорь Батурин да катнашты.