Татарстан инвалидлары башка төбәкләр белән чагыштырганда яхшырак яши

2013 елның 18 июне, сишәмбе

Республикада инвалидлар яшәешен яхшыртуның яңадан-яңа юлларын табалар, «Уңайлы мохит» проекты белгечләр тарафыннан көннән-көн камилләштерелә. Нәтиҗәдә, Татарстан бу эшчәнлеге белән бөтен Россия инвалидларына ярдәм күрсәтә. Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин Казанда инвалидлар өчен булдырылган махсус инфраструктура белән танышканнан соң әнә шундый фикергә килгән. Аны башкала белән Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин таныштырган.

Максим Топилинның министр вазыйфасында Татарстанга беренче мәртәбә генә килүе. Әйтергә кирәк, ул Казанда күргән-белгәннәреннән бик канәгать калган, бигрәк тә метро станцияләрендә инвалидлар өчен тудырылган уңай шартлар күңеленә хуш килгән.

Россия төбәкләре Татарстаннан үрнәк алачак

«Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең метродагы хәрәкәтен җайлау бер дә җиңел эш түгел. Ә Татарстанда бу эшчәнлектә бик нык алга киткәннәр. Иң мөһиме, сездә алдан уйлап һәм нәрсә эшләгәнне төгәл аңлап эш итәләр, яңадан-яңа технологияләрне кулланылышка кертәсез. Бу, әлбәттә, игътибарга лаек. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә республика Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда күпкә алда бара», - дип сөйләде Максим Топилин журналистлар белән очрашу вакытында.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта төбәкләр 2014-2015 елларга инвалидлар инфраструктурасы өлкәсенә кагылышлы махсус программалар төзү белән мәшгуль. Аларны тормышка ашыруга федераль бюджеттан 9 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән. Ә иң мөһиме, бу эшчәнлектә төбәкләр тулысынча Татарстан үрнәгенә таяна алачак.

Белгечнең башкарган эше тиешле дәрәҗәдә бәяләнергә тиеш

Максим Топилин министрлыкка караган биналар торышына да тукталып алды. «Күпләр безне пенсия фонды, медицина-социаль экспертизасы һәм башка биналарны төзүгә зур акчалар кертүдә гаепли. Янәсе, без анда эшләүче хезмәткәрләр турында кайгыртып эш йөртәбез. Әлбәттә, хезмәткәрләр турында кайгырту безнең иң мөһим бурычларыбызның берсе, әмма төп максат - әлеге биналарга килүче халыкка уңайлы шартлар, рәхәт атмосфера тудыру. Якты, матур бинага килеп керү кәефне күтәрә бит», - дип дәвам итте сүзен министр.

Журналистлар хезмәт базарының бүгенге хәле белән дә кызыксынды. Максим Топилин яшьләрне сәнәгать өлкәсенә тарту мәсьәләсенә тәфсилләбрәк тукталды. Аның сүзләренә караганда, тиешле белеме булган белгеч лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш, ягъни аның башкарган эше тиешле дәрәҗәдә бәяләнсен. Менә шул чакта гына яшьләр үз белгечлекләре буенча эшләргә омтылыр, ә иң мөһиме, үз вазыйфаларын бик теләп башкарырлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International