Балаларның җәйге ялын файдалы һәм кызыклы үткәрү максаты белән, Бөгелмәнең "Салават күпере" халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Карусель» дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәргәннәр. Бу көнне аз тәэмин ителгән, күп балалы,социаль куркыныч янаган гаиләләрдән 40 бала Балалар паркындагы аттракционарда күңел ачканнар.
Белгечләр билгеләгәнчә, мондый чаралар көндәлек башкарылучы күләмле хезмәтнең бик кечкенә генә өлеше ул. Әмма шулар ярдәмендә балаларда тормышка көч, өмет уяна.