ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль берәмлекләргә җиңел машина ачкычлары тапшырды

2013 елның 14 июне, җомга

Илебездә билгеләп үтелә торган Социаль хезмәткәрләр көненә багышлап, бүген Казанның “Корстон” комплексында республикакүләм тантаналы чара уздырыла. Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән республиканың социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап килгән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге комплекс ишегалдында әманәтне – “Рено Логан” җиңел машиналары ачкычларын тапшырды һәм, халык өчен бик тә кирәкле хезмәтегездә аның ярдәме тисен, дип теләде.

Шул рәвешле, шәһәр округлары арасыннан Казан каласының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Актаныш, Апас, Алабуга, Әлки, Әлмәт, Баулы, Биектау, Бөгелмә, Буа, Балтач, Балык Бистәсе, Менделеевск, Минзәлә, Саба, Сарман, Спас, Тукай, Чистай, Ютазы – барлыгы 19 муниципаль район социаль хезмәт күрсәтү идарәләре һәм социаль яклау бүлекләре яңа машиналы булды. Ф.Мөхәммәтшин сүзләренчә, махсус автомобильләр арада иң уңышлы эшләгән коллективларга сайлап бирергә дип килешенгән булган. Шундый шатлыклы тантанада ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова һ.б. рәсми затлар катнашты.

Хәзерге вакытта “Корстон” комплексында бәйрәм чарасы дәвам иттерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International