Казан метрополитены физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен транспорт инфраструктурасын уңайлы итү үрнәге булып тора. Мондый фикерне бүген журналистларның сорауларына җавап биргәндә, РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин әйтте.
Казанга федераль министр Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец җитәчелегендәге делегация составында килгән. Бүген делегация вәкилләре “Казаньоргсинтез” ААҖдә, Казан метрополитенында, берничә социаль объектта булдылар.
Максим Топилин ТР буенча Төп медицина-социаль экспертиза бюросы эшчәнлеге белән танышты. Аны хезмәт, мәшгульлек һәм социальяклау министры Айрат Шәфигуллин озата барды. Бюро белән танышудан соң, М.Топилин журналистларның сорауларына җавап бирде.
Казан метрополитены белән танышудан алган тәэсирләре турында сөйләгәндә, ул республиканың “Һәркемгә уңайлы мохит” программасын тормышка ашыруда пилот төбәк булганлыгын искәртте.
“Татарстан безгә уңайлы мохит үсеше күзлегеннән күп мәсьәләдә ярдәм итте. Монда метрополитен кебек үзенчәлекле объект өчен махсус технологияләр табылды. Татарстан метрополитен булган күпчелек төбәкләр өчен транспорт инфраструктурасын физик мөмкинлекләре чикле затларга уңайлы итү планында үрнәк булып тора”, - дип саный М.Топилин. Аның сүзләренчә, бу бик мөһим, чөнки хәзер төбәкләр 2014-2015 нче елларга инвалидлар өчен уңайлы мохитне үстерү буенча үз программаларын әзерли. Әлеге программаларга федераль бюджеттан ярдәм күләме ике елга якынча 9 млрд. сум була.
“Бу бик зур сумма, мондый хәл әле булмады. Хәзер Татарстан, инвалидлар өчен уңайлы мохит булдыруда нәтиҗәләргә ирешеп, үткән юл күзлегеннән бөтен илгә диярлек ярдәм итә алырлык төбәк булып тора”, - дип белдерде РФ хезмәт һәм социаль яклау министры.