Шушы көннәрдә Балтач районында гомер итүче 90 яшен тутырган чираттагы юбилярны котлап үттеләр. Маһикамал Сафиуллинаны Россия Президенты В.Путин исеменнән тәбрик итәргә Балтач социаль яклау бүлеге башлыгы А.Гатиятуллина, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы А.Хәйруллина, һәм юбилярның туганнары, балалары, оныклары килгән иде.
Маһикамал Сафиуллина бишенче сыйныфтан башлап авыр хезмәт белән тәрбияләнгән - урман да кискән, торф та чыгарган ул. Бар гомерен гаиләсенә багышлаган бу олы хөрмәткә лаек Ак әби 6 малай, 2 кыз тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә аның туган авылы Яңгулда кем генә 17 онык, 15 оныкчык белән мактана ала икән.
Бүген ул кадер-хөрмәттә, олы кызы гаиләсендә балалары, туганнары янәшәсендә гомер кичерә.