Алабуга эш белән тәэмин итү үзәгендә шәхси эш ачып җибәрү буенча видеоконференция үтте

2013 елның 14 июне, җомга

Алабуга эш белән тәэмин итү үзәгендә видеоконференция режимында бизнес-план төзү турында мастер-классның турыдан-туры трансляциясе булып узды. Чарада  Казан шәһәре «БИНК» социаль-эшлекле клубы  Игорь Батурин да катнашты.

Бу көнне үзмәшгульлек програмасында катнашучы гражданнарга субсидияләр бүленеп бирү, бу программада катнашырга теләге булган кешеләрне эшсез сыйфатында закон нигезендә теркәү хакында сөйләштеләр. Шулай ук документларны дөрес итеп җыю тәртибен аңлатып үттеләр.

Чара ахырында үзәк белгечләре барлык сорауларга тәфсилле җаваплар бирделәр.

Видеокиңәшмәдә барлыгы 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International