Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең мәгълүматларын бердәм банкка туплау хакында сөйләштеләр. Түгәрәк өстәлдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау министрлыгы, яшүсмерләр эшләре буенча Республика комиссиясе, "Барс Групп" электрон базасын эшләүчеләр, Түбән Кама районының профилактика субъектлары вәкилләре дә катнашты.
Катнашучылар электрон базаның эшләнеп җитмәгән яклары хакында сөйләштеләр.