Бүгенге көндә Татарстанда 20 654 кеше эшсез дип теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда эшсезләр саны 184 кешегә кимегән. 9 июльгә эшсезлек дәрәҗәсе 1,00% тәшкил итә.
Шул ук вакытта, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 41 458 вакансия белән билгеләнә.