Түбән Камада вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2013 елның 9 июле, сишәмбе

        11 июльдә Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

        Биредә шәһәрнең эшсез гражданнары белән рәттән теләге булган һәркем катнаша ала. Бу көнне аларга товар белгече, бармен, бухгалтер-ревизор, урам себерүче, кассир, официант, пешекче, эретеп ябыштыручы кебек һөнәрләр буенча буш эш урыннары тәкъдим ителәчәк.

       Барлык сораулар буенча 8(8555)41-07-00 телефоны буенча чылтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International