Түбән Камада яшәүчеләргә 49 вакансия тәкъдим иткәннәр

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе
          Бүген Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрелгән. Бу көнне «ТАНДЕР» ЯАҖ һәм шәхси эшмәкәр А.Хөснуллин директор, товаровед, пешекче, кассир, менеджер һәм башка белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим иткәннәр. Теләге булган һәркем кадрлар хезмәте белгечләре белән шәхси аралаша, алардан сорауларына җаваплар ала алганнар.
         Ярминкәгә 15 кеше килгән, шуларның 11 әңгәмәне уңышлы узган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International