Ел саен үткәрелеп килүче “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсының республика этабы башланып китте. Әлеге бәйгенең максаты социаль мәсьәләләрне чишүдә иң югары нәтиҗәләргә ирешкән оешмаларны барлау, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнү, оешмалар арасында социаль хезмәттәшлекне җәелдерүдән гыйбарәт.
Әлеге бәйгедә юридик һәм шәхси затлар да, шулай ук нәрсә белән шөгыльләнүләренә карамастан, бюджет оешмалары да катнаша ала. Быел конкурс җәмгысе 12 номинация буенча үткәрелә.
Катнашу өчен сорау язулары Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итүhәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Волгоград урамы, 47 нче йорт адресы буенча 2013 нче елның 15 нче июленә чаклы кабул ителә.