Яр Чаллының эшсез гражданнарына эш урыннары тәкъдим итәчәкләр

2013 елның 8 июле, дүшәмбе

            11 июльдә Чаллының “КАМАЗ” мәдәният йортында вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәреләчәк.

            Биредә 15 предприятенең кадрлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре катнашыр дип көтелә. Алар арасында «Татглавстрой» төзелеш холдингы,  «Дуслык» сәүдә йорты, «СТК-Голд», «Ас-Кама» ҖЧҖләре, «КАМАЗ» Литейный завод ААҖсе дә бар.

           Эш бирүчеләр бу көнне икмәк пешерүче, технолог, кладовщик, төягеч йөртүчесе,  сатучы, слесарь-ремонтчы, ярдәмче эшче, атучы,  сәүдә залы тикшерүчесе, бетончы  кебек белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим итәчәкләр.

           Чарага килүчеләр оешмаларның кадрлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, хезмәткә түләү, гарантияләр, эш үзенчәлекләре, вакансияләр, графиклар хакында булган барлык сорауларын да бирә алачаклар.

           Ярминкә иртәнге сәгать 10да башлана.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International