Балтачның “Наз” социаль тернәкләндерү үзәгендә өлкәннәр декадасы кысаларында тантаналы чара уздырганнар.
Әлеге учреждениегә хәйрия концерты белән Балтач урта мәктәбе укучылары килгән. Рамилә Ризванова җырлавы белән башланган концерт егетләр башкаруындагы “Пиджак” биюе һәм кызлар башкарган “Кызкайлар” рус халык биюе белән дәвам иткән.
“Наз” үзәгендә ял итүчеләр Балтач урта мәктәбе укучыларына зур рәхмәтләрен белдергәннәр.