Буаның “Гармония” үзәгендә наркотикларга каршы чара уздырганнар

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе

Буада урнашкан “Гармония” халыкны социаль тәэмин итү  комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре “Каршылыкны җиңеп чыгу” клубы әгъзалары катнашында рәсем конкурсы уздырганнар. Бу конкурс наркотикларга каршы булу  тематикасын чагылдырган.

Белгечләр сүзләренә караганда, әлеге бәйге балаларда наркотикларның зыяны турында фикерне ныгытырга, аларны сәламәт яшәү рәвешенә өндәргә ярдәм иткән.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International