Минзәләдә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узган

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Минзәлә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре район мәдәният сараенда  вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырганнар. Әлеге чарага пенсия яшенә җитеп килүче һәм инде пенсиядә булган гражданнар чакырылган.
Ярминкәдә ПП «Кама-Сакс»,  «Комфорт Успех+» ҖЧҖләре, «Татгазэнерго» ЯАҖнең  Менделеевскидагы филиалы кебек оешма һәм предприятиеләр катнашкан.
Чарага килүче 23 кешегә  11 эш урыны тәкъдим ителгән. 3 пенсионерга эш урынына юллама тапшырганнар.

.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International