Бөгелмәдә наркотикларга каршы айлык кысаларында бию флешмобы уздырганнар

2013 елның 11 октябре, җомга
"Салават күпере - Радуга" Бөгелмә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре республикакүләм наркотикларга каршы айлык кысаларында бию флешмобы оештырганнар.
Ул төрле музыкага 5әр минут биюдән гыбарәт булган. Акциядә "Юл йөрү хәрәкәте яшь инспекторлары", "Балалар муниципаль думасы" берләшмәләре вәкилләре, 16 нчы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары катнашкан. Бию ахырында балалар "Без тормышны сайлыйбыз!", "Без спорт, сәламәтлек, матурлык яклы!" дип  исемләнгән плакатлар күтәреп, узган-барган кешеләрне дә акциягә кушылырга өндәгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International