“Шәфкать” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннар өчен бәйрәм үткәргәннәр. Чара барышында бүлек эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелгән, кабинетлар буенча экскурсия уздырылган. Ветераннар сенсор бүлмәсен, актлар һәм спорт залларын караганнар. Ә бәйрәм өстәле артында исә өлкәннәр үзләренең күпъеллык тәҗрибәләре белән уртаклашканнар, тормышларыннан күңелле хәлләр сөйләп, күңел ачканнар.
Чара ахырында исә һәр ветеранга истәлекле бүләкләр тапшырылган.