Иртәгә Казанда Аналар көненә багышланган «Букет для мамы» - «Әниемә чәчәк бәйләме» дип исемләнгән республика акциясе узачак

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

 28 ноябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Аналар көненә багышланган «Букет для мамы» - «Әниемә чәчәк бәйләме» республика акциясе узачак. Бу көнне республикабызда яшәүче 400 дән артык ананы тантаналы чарага дәшәчәкләр.

Быелгы тамашаның үзенчәлеге шунда – башка еллардан аермалы буларак бәйрәмгә республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан  күп балалы аналар   династияләре чакырылган.  

Фойеда исә кунаклар өчен Татарстанның социаль тәэмин итү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар  тарафыннан ясалган кул   эшләре күргәзмәсе  оештырыла.  

Иң мөһиме – бәйрәм барышында биш һәм аннан күбрәк бала табып, аларга үрнәк тәрбия биргән, шул ук вакытта бердән дә ким булмаган балигъ булмаган бала үстерүче  аналарны “Ана даны” медале белән бүләкләү уздырылачак.

Әлеге тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин катнашыр дип көтелә.

Бәйрәм барышында күңелле шоу күрсәтеләчәк – сәхнәдә атаклы җырчылар белән бергә балаларның бию һәм вокал коллективлары  чыгышын да күзәтергә мөмкин булачак.

Бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана.


Фото с сайта: dsksv998.mskobr.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International