Татарстанда һәр эшсезгә 2гә якын вакансия туры килә

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Вакансияләр саны теркәлгән эшсезләр саныннан 2 тапкырга артып китә. 20 нче ноябрьдән алып 26 нчы ноябрьгә кадәр булган хисап атнасында мәшгульлек  үзәкләрендә исәптә торган эшсезләр саны 0,86% тәшкил итә.

Бүгенге көндә мәшгульлек үзәкләрендә барлыгы 17708  кеше исәпләнә. Әлеге хисап атнасында эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 34151 не тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International