Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.
Координация советы утырышында җәмгысе биш министрлыктан килгән вәкилләр катнашты. Бу Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау; финанс; икътисад; траспорт һәм юл; авыл хуҗалык министрлыклары. Шулай ук совет эшендә ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге, ТР Прокуратурасы, Татар транспорт прокуратурасы катнаштылар.
Утырышта Казан, Чистай, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләре, Кукмара, Саба, Теләче, Югары Ослан, Лаеш, Бөгелмә, Актаныш районнарының бурычлы предприятиеләре эше каралды. Утырышка аларның җитәкчеләре дә чакырылган иде.
Координация советының карары буенча “Бөгелмә - Пригород» ҖЧҖенең материаллары тиешле хокукый карарлар кабул итү өчен Татарстан Республикасы прокуратурасына җибәрелде.
Калган оешмалар бурычларын агымдагы елның 1 нче декабре һәм 2014 елның 1 гыйнварына кадәр түләп бетерү шарты белән, республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының контролендә калдырылдылар.