Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 34151 вакансия исәпләнә. 20 нче ноябрьдән алып 26 нчы ноябрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 1940 гә якын булган. Вакансияләрнең яртысы Казанда тупланган – монда 16944 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр – Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзәндә күзәтелә. Биредә 5008, 2006, 1683 һәм 1231 эшчегә ихтыяҗ бар.
Эш табу өчен иң авыр җирлекләр булып Апас, Алексеевск һәм Саба районнары исәпләнә. Аларда 15, 7 һәм 2 генә вакансия бар.