"Гаилә" үзәгендә Балинт төркеменең чираттагы утырышы узачак

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе
Иртәгә Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Балинт төркеменең гамәли семинары узачак. Темасы: "Сенсор бүлмәсендә эшләү технологияләре". Семинарга Татарстанның социаль тәэмин итү учреждениеләре белгечләре чакырылган.
Чара барышында алар диагностика һәм тернәкләндерүдә психоаналитик һәм башка техникалар белән эшләү хакында фикер алышачаклар. Сенсор бүлмәсендә релаксация үтү хакында да сөйләшү булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International