Эшсез дип танылганнарның күбесе үз теләкләре белән эштән киткәннәр

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

20 нче ноябрьдән алып 26 нчы ноябрьгә кадәр булган хисап атнасында эшсезләр санының бераз кимүе күзәтелә.  Бер атна эчендә республикада  эшсезләр саны  4 кә кимегән. Татарстан буенча тулаем алганда 17708  кеше эшсез дип танылган һәм эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә баскан. Узган атна буенча исә барлыгы 1000 кеше эшсез калган. Аларның 697се - эштән азат ителгәннәр. 497 кеше исә эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткән. 48 кешенең эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.

Билгеләргә кирәк, эш белән тәэмин итү үзәкләренә исәпкә басканнарның күбесе башкалада һәм Яр Чаллыда яшәүчеләр. Казанда, мәсәлән, теркәлгән эшсезләр саны 3665не тәшкил итә. Яр Чаллыда исә мондыйлар 2516.  Иң аз эшсезләр саны Менделеевскта    бары тик 110 кеше генә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International