Кама Аланы психоневрологик интернаты карамагындагы гражданнар бәйрәм чараларында катнашканнар

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Кама Аланы медико-социаль технологияләр кулланучы психоневрологик интернатта тернәкләндерү эшендә төп тармакларның берсе  булып патриотик тәрбия тора. Җиңү бәйрәме алдыннан интернат карамагындагы гражданнар асфальтта рәсем конкурсында катнашканнар. Бүген шулай ук "Хәтерләсәң, бәйлә!", "Мин хәтерлим! Мин горурланам" дигән девизлар астында "Георгий  тасмасы" дигән акция дә булып узган.
Аннан тыш, китапханәдә "Буыннар белсен" дигән исемдә Җиңү көненә багышланган  күргәзмә ачылган.  Һәркем әлеге күргәзмәне карап чыгып, китаплап укыган, сугыш турында яңа мәгълүматлар алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International