Түбән Каманың "Балкыш" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар ветераннар белән очрашканнар

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Түбән Камада  урнашкан "Балкыш" балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелгән. Әлеге чарага сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре чакырылган булган.  Үзәктә тәрбияләнүчеләр сугыш тематикасына иҗади номерлар күрсәткәннәр, үз куллары белән ясаган  кечкенә генә бүләкләр таратканнар.  Чара чәй өстәле янында дәвам иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International