Сырхауханәдә дәваланучы ветераннарны Әлки "Забота" үзәге белгечләре котлаганнар

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Җиңү көне алдыннан Әлки "Забота" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Умницы" отряды волонтерлары белән берлектә  Бөек Ватан сугышы ветераннары янына килгәннәр.  Әсәдулла Хисмәтов, Нургали Вәлиев, Сәлихҗан Вәлиев хәзерге вакытта Базарлы-Матак  сырхауханәсендә дәвалану узалар.  Волонтерлар алар каршында концерт номерлары белән чыгыш ясаганнар, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар.
Ветераннар һәм волонтерлар  "Хәтер битләре" дигән төркемле әңгәмәдә дә катнашканнар. Биредә ветераннар  Бөек Ватан сугышы елларында фронт вакыйгалары хакында сөйләгән. Алар волонтерларга  үзләренә карата күрсәткән игътибар өчен  рәхмәт сүзләре җиткергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International