Яр Чаллы волонтерлары ветеран янына барганнар

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
9 нчы май алдыннан Яр Чаллының "Ышаныч" үзәге карамагындагы Бөек Ватан сугышы ветераны Надежда Фомина янына Серафим Саровский храмы каршындагы  якшәмбе мәктәбенең яшьләр төркеме волонтерлары килеп киткән. Надежда Михайловна аларга үзенең авыр язмышы, беренче баласын көтү шатлыгын каралтып килгән сугыш  хакында сөйләгән.  1941 елның июнендә ире - Гавриил Салюков фронтка киткән, аннан соң озак кына хәбәре килми торган.  Надежда Михайловна кайнанасы Мелодора Федоровна белән көн саен почтальон килгәнен көтеп яшәгәннәр. Сугыш дәвам иткән, Надежда Михайловна күмәк хуҗалыкта эшли биргән. 1942 нче елның гыйнварында ул кыз бала тапкан. Район сырхауханәсеннән бала белән кайтканда аны авыр хәбәр көтеп торган - баксаң, иренең үлү турындагы  хатны почтальон күптән алып килгән булган икән. Кайнанасы, Надежда исән-сау баласын алып кайтсын өчен аңа әйтми торган.
Җиңү бәйрәменә мәктәп укучылары аның өен җыештырганнар, тәрәзә челтәрләрен юганнар. Надежда Михайловнага бу көнне "ТрансНефтеПродукт" ҖЧҖ автоягулык станциясе җитәкчелеге исеменнән дә бүләкләр тапшырылган. Ветеран үзен онытмаган өчен волонтерларга, хәйриячеләр һәм "Ышаныч" үзәге хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдергән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International