Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләгәннәр

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 50 кеше яши. Аларның 14 -  тыл хезмәтчәне. Алар, күбесенчә, ялгыз картлар. Һәммәсе өчен дә 9 май - иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Нәкъ менә шуның өчен бәйрәм чаралары интернатта апрель азагында ук башланган.  Тыл хезмәтчәннәренә РФ Президенты В.Путин, ТР Президенты Р.Миңнеханов, Арча районы башлыгы А.Нәзиров исеменнән котлау открыткалары тапшырганнар.
  Шушы көннәрдә исә  интернатта яшәүче әби-бабайларны Җиңү көне белән Казанның яшьләр хәрәкәте волонтерлары да котлаган. Алар бу көнне "Картлык - шатлык" дигән акция уздырганнар. Концерт  үткәреп, бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырганнар.
Кичә интернатка Арчаның 5 нче  гимназиясе  укучылары килгән. Алар Җиңү көненә багышланган биюләр, җырлар башкарганнар. Әби-бабайлар аларны яшьле күзләре белән озатып калганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International