Яңа Чишмәнең "Забота" комплекслы үзәгендә патриотик чара үткәргәннәр

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Кичә Яңа Чишмә районында урнашкан "Забота" халыкны социаль итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре балигъ булмаганнар белән патриотик-мультимедиа чара үткәргәннәр.  Максаты балаларда патриотлык хисләрен тәрбияләү, туган илнең тарихына карата хөрмәт, халыкның гореф-гадәтләренә карата ихтирам хисен ныгытудан гыйбарәт булган.
Чара кысаларында балаларга сугыш турында сөйләгәннәр, "Орден һәм медальләр" дигән презентация күрсәткәннәр.     Балалар, үз чиратларында,  үзләренең авыллары һәм шундагы сугыш ветераннары турында сөйләп киткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International