Бер атна эчендә эшсез гражданнар саны 23 кешегә кимеп, хәзер 15888 эшсез исәпләнә. Эш белән тәэмин итү органнары тарафыннан бу вакыт эчендә 673 кеше эшсез дип танылган, шуларның 508 – хезмәт урыныннан азат ителгән, 278 – үз теләге белән эштән киткән.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 16 меңгә якын эшсез катлам туры килә.