Кукмарада коррупциягә каршы чара уздырылган

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә "Нараткай" сәламәтләндерү лагерендә "Яшьләр коррупциягә каршы" дигән республика акциясе кысаларында түгәрәк өстәл оештырылган. Әлеге чарада район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча урынбасары Гөлшат Нурмөхәммәтова, яшьләр эшләре һәм спорт  буенча бүлек башлыгы урынбасары Сәлимә Шәрәфиева, Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Земфира Ямалова һ.б. катнашкан. Әлеге чарага студент яшьләр, яшь укытучылар, "Яшь гвардия" яшьләр иҗтимагый оешмасы әгъзалары, "Волонтер-Кукмара"   доброволец үзәге вәкилләре дә килгән.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар республикада, аерым алганда Кукмара районында коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләрен тормышка ашыру турында фикер алышканнар, бу күренеш белән нәтиҗәле көрәш алымнары турында сөйләшкәннәр. Алар игътибарына коррупция эшчәнлеге куркынычы турында эчтәлекле социаль ролик тәкъдим ителгән, мәктәп укучылары тарафыннан эшләнгән  буклетлар таратылган.
Ришвәтчелексез тынычлыкны яклап, балалар флеш-моб та уздырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International