Әлмәтнең 16 предприятиесе эшсезләргә эш урыннары тәкъдим иткән

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылган. Әлеге чарада Әлмәт шәһәренең 16 предприятие һәм оешмасы катнашкан. Алар арасында - "Әлмәт транспорт идарәсе" МУП, "Вариант" ҖЧҖ, "Акмаль нефть сервис компаниясе", "Акмаль-Сервис" ҖЧҖ, "Акмаль-Транс" ҖЧҖ, "Надежда" ҖЧҖ, "Темп" ҖЧҖ һ.б.оешмалар бар.
Ярминкәгә килүчеләргә инженер-программист, автоколонна башлыгы, КИПиА слесаре, слесарь-электрик, автослесарь, әйдәп баручы инженер-энергетик, электромонтер, маляр, автомобиль йөртүчесе, бульдозер машинисты һ.б. белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителгән.
Чарага 70тән артык кеше килгән. 9 кешегә исә вакантлы урыннарга чакыру тапшырылган. 5 кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырыла торган курсларда белем алырга теләк белдергән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International