Лаеш тернәкләндерү үзәгендә шахмат-шашка турниры уздырылды

2014 елның 22 июле, сишәмбе
Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара шахмат көне кысаларында шахмат-шашка турниры уздырылган. Катнашучылар өч уен уйнаганнар. Нәтиҗәдә, шашкалар буенча беренче урынны Алия Җамалиева, икенче урынны Николай Захаров, өченче урынны Айдар Вәзыйхов яулаган. Шахмат буенча беренче урын Гадел Мөхәммәтҗановка, икенче урын Арсений Зверевка, өченче урын Әдилә Мөхәммәтҗановага бирелгән.
Турнирда җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Оештыручылар билгеләгәнчә, шахмат һәм шашкалар буенча әлеге ярыш инде беренче елын гына уздырылмый һәм бу үзәктә күркәм бер гадәткә әверелгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International