Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 200 мәктәп укучысын эшкә урнаштырганнар

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә җәйге вакытта мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру буенча эшкә нәтиҗәләр ясалган. Хәзерге вакытта  14 яшьтән 18 яшькә чаклы балаларны укудан буш вакытларында эшкә урнаштыру буенча 41 килешү төзелгән. Балаларның хезмәтләре өчен түләүгә җирле бюджеттан 670 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Үзәк белгечләре билгеләгәнчә,  яшүсмерләрне эшкә урнаштыруда түбәндәге предриятиеләр булышлык күрсәткән: "КамПолиБэг" сәүдә компаниясе ҖЧҖ,  «Гидропромжилстрой» ҖЧҖ,  «Эссен Продакшн АГ» ЯАҖ, "Алабуга ит-консерв заводы" ААҖ, "АлабугаУкупрПласт" ҖЧҖ, "Прикамнефь" НГДУ һ.б.
Яшүсмерләрне ата-аналары эшләгән предприятиеләргә эшкә урнаштыру практикасы да киң кулланыла. Шулай ук балаларны эшче һөнәрләр белән таныштыру эше  оештырыла.
Мәктәп укучылары күбесенчә хезмәт биналарын, территорияләрне  чистарту һәм төзекләндерү, фасовкалау кебек эшләрдә мәшгульләр.
Хәзерге вакытка булган саннарга караганда, Алабуга мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткән 219 укучының 214е эшкә урнаштырылган. Агымдагы елда барлыгы 1 мең яшүсмерне эшле итү күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International