13 август көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе һәм Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы арасында Татарстандагы иң аз хезмәт хакы турында Килешү имзаланды. Әлеге Килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы рәисе Александр Лаврентьев кул куйдылар. Килешү нигезендә, Татарстан Республикасының икътисадның бюджетныкы булмаган секторындагы оешмаларында 2014 нче елның 13 нче августыннан башлап аена 6420 сумнан да ким булмаган күләмдә иң аз хезмәт хакы күләме раслана (компенсация һәм стимуллаштыручы түләүләрне дә кертеп). Бу сумма эшләргә сәләтле халыкның яшәү минимумына мөмкин кадәр күбрәк якынлаштырылган. Әлеге минимум исә Татарстан Республикасында 1 нче квартал өчен 7060 сумны тәшкил иткән иде.
Иртәгә Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Практик” Идел буе мәгариф ииновацияләре үзәге” белән берлектә “Төзелеш өлкәсендә җәрәхәтләнүләрне киметү чарасы буларак хезмәт шартларын яхшырту: производствода булган һәм социаль куркынычлар” дигән темага семинар уздыра.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе һәм Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы арасында Татарстандагы иң аз хезмәт хакы турында Килешү имзаланды. Әлеге Килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы рәисе Александр Лаврентьев кул куйдылар.