Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте 2014 һәм 2015 нче елларда гражданнарның мәҗбүри пенсия иминиятенә барлык кертемнәре киләчәктә булачак пенсионерларның иминият пенсияләрен формалаштыруга юнәлтеләчәк дигән карар кабул иткән. Ягъни пенсия туплауларына юнәлтелергә тиеш булган кертемнәр иминият пенсиясенә китәчәк. Шулай итеп, эш бирүчеләр тарафыннан кертелгән барлык иминият кертемнәре гражданнарның шәхси лицевой счетларына күчерелеп, киләчәктә пенсия билгеләгәндә исәпкә алыначак. Шул ук вакытта булачак пенсионерларның иминият кертемнәре солидарлык принцибы буенча хәзерге пенсионерларга пенсия түләү өчен тотылачак.
Гражданнарның хәзерге вакытка шәхси лицевой счетларында булган барлык пенсия тупланмалары бу гражданнар исемендә сакланып кала, инвестицияләнүен дәвам итә һәм пенсия билгеләгән чакта барлык инвестицияләнгән еллар өчен инвестиция керемен исәпкә алып, түләнә торган була.
Иминият пенсиясе дәүләт тарафыннан гарантияләнә һәм иң ким дигәндә инфляция дәрәҗәсенә булса да арта бара. Ягъни иминият пенсиясе инфляциядән тулысынча сакланган. Ә тупланма пенсия дәүләт тарафыннан гарантияләнми һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының инвестицияләү керемнәренә бәйле була, инфляция дәрәҗәсеннән дә түбән булырга мөмкин.
Иминиятләү пенсиясе тупланма пенсиягә караганда тизрәк үсә. Иминият пенсиясенең артымы соңгы елларда дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының пенсия тупланмаларын инвестицияләүдән кергән уртача керемнәргә караганда ике тапкырга югарырак.
Тупланма пенсия – базарның конъюнктур үзгәрешләренә дучар булган шәхси компанияләрнең җаваплылыгы булса, иминият пенсиясе – дәүләт җаваплылыгы ул.