Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе һәм Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы арасында Татарстандагы иң аз хезмәт хакы турында Килешү имзаланды. Әлеге Килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы рәисе Александр Лаврентьев кул куйдылар.
Килешү нигезендә, Татарстан Республикасының икътисадның бюджетныкы булмаган секторындагы оешмаларда 2014 нче елның 13 нче августыннан аена 6420 сумнан да ким булмаган күләмдә иң аз хезмәт хакы раслана (компенсация һәм стимуллаштыручы түләүләрне дә кертеп). Бу сумма эшләргә сәләтле халыкның яшәү минимумына мөмкин кадәр күбрәк якынлаштырылган. Әлеге минимум исә Татарстан Республикасында 1 нче квартал өчен 7060 сумны тәшкил иткән иде.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен исә минималь хезмәт хакы күләме 5554 сум булып калачак.
ТР икътисадының реаль секторы оешмаларында иң аз хезмәт хакы күләмен федераль законнар белән тәкъдим ителгән минималь хезмәт хакына караганда 15,6 %ка күтәрү аз түләнә торган хезмәткәрләрнең хезмәт хакын күтәрергә, яшәү минимумыннан кимрәк эш хакы алучы хезмәткәрләр санын киметүгә ярдәм итәчәк, ди белгечләр.