18 август көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә “КАМАЗ” инициативасы белән «PROF хәрәкәт-2014» дигән яшьләр өчен җәйге өчен һөнәри юнәлеш бирүче форум узачак. Форум беренче тапкыр Яр Чаллыда үткәрелә. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Айрат Хәсәнов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Илдар Мингалиев һәм Алмаз Хөсәенов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Яр Чаллы шәһәре мэры Васыйл Шәйхрәзиев, “КАМАЗ” топ-менеджерлары катнашыр дип көтелә.
Әлеге форумның максаты мәктәп һәм студент яшьләре арасында инженерның кызыксындыра торган образын формалаштыру аша инженер-техник һөнәрләрне популярлаштыру, бу эшкә өлкән сыйныф укучыларын, югары уку йортлары һәм колледжларның югары курс студентларын, чыгарылыш курсында укучыларны җәлеп итү, һөнәри мохиткә җайлашкан уңышлы шәхес тәрбияләү өчен шартлар булдырудан гыйбарәт.
Оештыручылар сүзләренә караганда, форумда катнашу өчен 400дән артык гариза бирелгән. Конкурс аша исә Россиянең 15 шәһәреннән 200 кеше узган. 6 көн дәвамында алар өчен “КАМАЗ”га экскурсияләр, тренинг, панель дискуссияләр, эшлекле уеннар, күңел ачу һәм спорт чаралары үткәреләчәк. Аннан тыш, балалар “КАМАЗ” җитәкчелеге һәм “КАМАЗ-Мастер” командасы әгъзалары белән аралашу мөмкинлегенә ия булачаклар.
Форум 23 августта ябыла.