Шушы көннәрдә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балаларның күнекмәләрен үстерү, психологик культураларын күтәрү максатыннан районның “Романтик” лагерендә булып кайтканнар. Балаларга бу көнне “Кызыксыну буенча түгәрәкләр” дип исемләнгән чара тәкъдим ителгән. Төрле юнәлештәге эш башкару аша белгечләр балаларның яраткан эш төрләрен билгеләргә тырышканнар, эмоциональ халәтләренә диагностика үткәреп, рәсемнәрне пластилин белән буярга һәм күләмле рәсемнәр ясарга тәкъдим иткәннәр. Балалар барлык төр биремнәрне дә актив үтәгәннәр.
Бирелгән эшләрен тәмамлаган балалар өчен исә белгечләр алып килгән күңелле фото-тактада сурәткә төшү мөмкинлеге дә булдырылган. Әлеге сурәтләр һәркемнең күңелен күтәргәннәр.
Көн күңелле һәм файдалы үткән. Ял итүчеләр белгечләргә рәхмәт әйтеп, уңышлар теләп озатып калганнар.