Иртәгә Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Практик” Идел буе мәгариф ииновацияләре үзәге” белән берлектә “Төзелеш өлкәсендә җәрәхәтләнүләрне киметү чарасы буларак хезмәт шартларын яхшырту: производствода булган һәм социаль куркынычлар” дигән темага семинар уздыра.
Семинар барышында төзелеш өлкәсендә җәрәхәт очракларына хезмәт шартларының йогынтысы, биектә эшләгән чакта хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, хезмәткәрләрнең вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукларын аныклау, эш бирүчеләрнең хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә кызыксынуын арттыру, хезмәткәрләрне куркыныч һәм зарарлы факторлардан саклау юлы буларак шәхси саклану чараларының нәтиҗәлелеге кебек мәсьәләләр каралачак.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Хезмәт инспекциясе, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге, төзелеш оешмалары, шәхси саклану чаралары җитештерерүче оешма һәм предприятие вәкилләре катнашачак.
Семинар программасы буенча шәхси саклану чаралары куллану буенча мастер-класслар үткәрү дә күздә тотыла.
Чара Яшел Үзән шәһәре, Ленин урамы, 46 нчы йорт, “Горький исемендәге мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты үзәге”нең конференцияләр залында була. Башлану вакыты: сәгать 10.00.