Алабуганың "Ышаныч" үзәге белгечләре закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр өчен чара уздырганнар

2014 елның 19 августы, сишәмбе
Алабуганың "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршында эшләүче гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып  закон белән каршылыклары булган  балигъ булмаган гражданнар белән эшләү тора. Бу уңайдан "Ишек алды мәйданчыгы" дигән технология нәтиҗәле эш алымына әверелгән.  Җәй дәвамында Алабуга шәһәре микрорайоннары җирлегендә  "Ышаныч" үзәге белгечләре тарафыннан балаларның  мәшгульлеге оештырылган.  Ишек аллларында төрле уен, тренинг дәресләр, мастер-класс, бәйрәм чаралары уздырылган.  "Проблемалы" яшьтә булуларына  карамастан, яшүсмерләр бу чараларда актив катнашканнар. Башта алар әлеге чараларда катнашучы сыйфатында гына булсалар, алга таба "Ышаныч" үзәге каршындагы волонтер отряды сафларына басканнар. Үзләре дә психологлар белән бергә мондый уеннар уздыра башлаганнар. 
Белгечләр сүзләренә караганда, волонтер отрядында катнашу закон белән каршылыклары булган балаларның  үзбәясен арттырырга  һәм яңа, уңай образ формалаштыруга ярдәм итә.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International