Кичә Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Практик” Идел буе мәгариф ииновацияләре үзәге” белән берлектә “Төзелеш өлкәсендә җәрәхәтләнүләрне киметү чарасы буларак хезмәт шартларын яхшырту: производствода булган һәм социаль куркынычлар” дигән темага семинар уздырды. Семинар барышында төзелеш өлкәсендә җәрәхәт очракларына хезмәт шартларының йогынтысы, биектә эшләгән чакта хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, хезмәткәрләрнең вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукларын аныклау, эш бирүчеләрнең хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә кызыксынуын арттыру, хезмәткәрләрне куркыныч һәм зарарлы факторлардан саклау юлы буларак шәхси саклану чараларының нәтиҗәлелеге кебек мәсьәләләр каралды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Хезмәт инспекциясе, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге, төзелеш оешмалары, шәхси саклану чаралары җитештерерүче оешма һәм предприятие вәкилләре катнаштылар. Биредә шәхси саклану чаралары куллану буенча мастер-класслар үткәрелде.
Чара кысаларында ведомство бүләкләре тапшыру тантанасы да булып узды. Озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге һәм хезмәтне саклау өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәтне саклау буенча мактау билгеләре белән бүләкләнделәр:
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин;
“Татарстан Республикасы Төзүчеләр бердәмлеге” төбәк коммерцияле булмаган партнерлык үзкөйләнмә оешмасы директорының беренче урынбасары Марат Ризванов;
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау белән дәүләт идарәсе бүлеге әйдәп баручы консультанты Римма Сөләйманова.
Төзелеш өлкәсендә җәрәхәтләнүне киметү буенча актив эш алып барганнары өчен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Рәхмәт хаты белән хезмәтне саклау буенча эш төркеме әгъзалары бүләкләнде. Алар:
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау белән дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы Татьяна Манжосова;
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Инспекциясенең 5 нче номерлы төбәк органы бүлеге консультанты Кирилл Козырев;
“Грань” ҖЧҖ хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Светлана Хайруллина.