Буа халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы “Гармония” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаган яшүсмерләр белән эш итүче хезмәткәрләр белән бергә кичке рейд оештырганнар. Рейд барышында 15 гаилә, алардагы 26 бала тикшерелгән.
Рейд кысаларында балаларга карата шәфкатьсезлек очраклары күзәтелгән өчен ата-аналарның җаваплыклары турында кисәтү әңгәмәсе үткәрелгән. Балаларны тәрбияләү буенча тәкъдимнәр бирелгән.